19 нче май конне Болгарда Изге Болгар җыены узды. Болгарга төрле авылларда яшәүче кайбычлылар да барды. Быел «Изге Болгар җыены» бәйрәменә 20 меңнән артык кеше килгән. Кунаклар өчен концерт, сәнгать кәсепләре күргәзмәсе, Хәләл продукция ярминкәсе һәм төрле мастер-класслар оештырыла.