Бүген безнең районда Татарстан Республикасы ветераннарының региональ иҗтимагый оешмасы советы оештырган түгәрәк өстәл узды. Чарада оешма рәисе Хәбир Иштиряков катнашты. Көннең беренче яртысында алар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Җиңү паркында булдылар, Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы эшчәнлеге белән таныштылар. Кайбыч ягы музее һәм Олы Подберезьеда игенчелек һәм авыл көнкүреше музей комплексында булдылар. Сәламләү сүзе белән мрайон башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады, ул район үсеше турында сөйләде, ветераннар өчен барлык шартлар да тудырылганын билгеләп үтте.