Кайбычның Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына кунаклар килде

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

14 нче май конне Казан федераль университетының Николай Лобачевский исемендәге лицее волонтерлары Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Федоровскоеда урнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче өлкәннәр белән очрашты.

Укучылар җитәкчеләре Олег Романенко белән бергә интернат-йортында яшәүчеләр өчен концерт куйды. Алар өлкәннәр алдында татар, рус телләрендә җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде. Олег Олегович әйтеп узганча, укучылар буш кул белән килмәгән. Макулатура җыеп тапшырып, шул акчага өлкәннәргә бүләкләр әзерләгәннәр.

Альберт Илгизәрович интернат-йортта яшәүчеләрне кабат Бөек Җиңү бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, иминлек теләде. Өлкәннәрнең тормышын ямьләндерүгә керткән өлешләре өчен лицей укучыларына, аларның җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International