Олы Кайбычта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Авыр вакытларда Ватанны саклаган сугышчылар истәлеген хөрмәтләү, һәлак булган геройлар һәйкәленә чәчәкләр салу өчен җитәкчеләр, хезмәт, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, хезмәт коллективлары вәкилләре, район халкы һәм кунаклары, укучылар, студентлар, балалар белән гаиләләр килде. Котлау сүзе белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Аглиуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Зантимеров чыгыш ясады. Сезне истәлекле дата – Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International