Зур Кайбычта Фәүзия Миңнуллинны хөрмәтләделәр

2024 елның 4 мае, шимбә

Олы Кайбычта Фәүзия Миңнуллинаны хөрмәтләделәр Олы Кайбыч авылында яшәүче Фәүзия Әнвәр кызы Миңнуллина шушы көннәрдә юбилеен билгеләп узды. Шул уңайдан район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин юбилярга Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе һәм Россия һәм Татарстан Мөслимәләр берлегенең тәбрикләү хатларын, бүләкләрен тапшырды. Юбилярга ныклы сәламәтлек, мул тормыш, бәхетле картлык теләделәр. Фәүзия апа озак еллар банк системасында эшләп лаеклы ялга чыккан. Пенсиягә чыккач, дин юлына баскан. Башта Олы Кайбыч мәчетендә дин сабаклары алган, аннан соң “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган. Олы Кайбыч мәчетендә дин сабаклары бирә. Менә ун ел инде мәетләрне пакьләп, соңгы юлга озату буенча саваплы эш башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International