Иске Чечкаб мәктәбе Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы торак пунктлары территорияләрен чистарту чараларында катнаша. Мәктәп территориясен җыештыру вакытында җылы кояшлы һава торышы булды. Өмәдә узган елгы яфраклар җыелды, корыган агач ботаклары киселде. Чәчәкләр утырту өчен чәчәк түтәлләре әзерләдек.