Бүген Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Камалетдинов һәм «Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов белән бергә «Август-Кайбыч», «Туган Як-АГРО» һәм крестьян-фермер хуҗалыклары механизаторлары эшләгән басуларда булды.
Хәзерге вакытта басуларда 30 чәчү агрегаты эшли, шул исәптән 15 чәчү комплексы. 11 778 гектар чәчелгән инде, бу планлаштырылган мәйданның 32 процентын тәшкил итә. Эш темплары бик югары. Район башлыгы механизаторларыбызга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм кыска вакыт эчендә язгы культуралар чәчүне тәмамлауларын теләде.