Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елда язгы кар эрү белән бәйле циклик гадәттән тыш хәлләр фаразы буенча "Татарстан Республикасы УГМС" ФДБУ мәгълүматлары буенча. 2024 елның апреленә якынча һава торышының фаразы.
Апрельнең 1 декадасы: болытлы һава торышы, төрле интенсивлыктагы яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр фаразлана, уртача көндезге температура 6-11 градус җылы, уртача төнге температура 1-5 градус җылы.
Апрельнең 2 декадасы: алмашынучан болытлы һава, төрле интенсивлыктагы яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр фаразлана, уртача көндезге температура 8-13 градус җылы, уртача төнге температура 0-5 градус җылы.