Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанславы программасы кысаларында «Даман» ташламалы гарантия продуктын эшләтеп җибәрде. Партнерлык финанславы проектларын гамәлгә ашыру экспериментында катнашучы пилот регионнарның региональ гарантияле оешмалары арасында Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанславы буенча эшчәнлек алып бару өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салу урнаштыру буенча экспериментта катнашучылар реестрына беренче булып кертелгән.