Татарстанда “көзге кояш интерференциясе” күренеше күзәтеләчәк

2024 елның 3 феврале, шимбә

2024 елның 21 февраленнән 15 мартына кадәр 11 сәгать 18 минуттан алып 13 сәгать 6 минутка кадәрге вакыт аралыгында Татарстан­да “көзге кояш интерференциясе” күренеше күзәтеләчәк – бу вакытта кояш нурланышы эфир телевизион сигналын кабул итүдә тоткарлыклар ­китереп чыгарырга мөмкин.

Цифрлы эфир телевидениесен кулла­нучылар­ның күпчелеге сурәтләрнең сыйфатында үзгәреш­ләр булуын сизмәячәк тә. Кайбер очракларда сурәт­ләр вакыт-вакыт берникадәр “катып калуы”, аның пиксельләрдә өзелүе, тулысынча югалуы ихтимал. Тоткарлыкларның дәвамлылыгы берничә секундтан алып биш минутка кадәр ­булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International