Ленинград блокадасы Бөек Ватан сугышы вакытында халык өчен иң куркыныч сынауларның берсе була. Ленинградның фашистлардан тулысынча азат ителүенә 80 ел тулу уңаеннан "Омет" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова шул чорларны күргән Латыйпова Таскирә Фәттаховнаны котлады, аңа сәламәтлек, иминлек һәм иң яхшысын теләде. Таскирә Фәттаховна тирән рәхмәт йөзеннән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән азык-төлек җыелмалары һәм Санкт-Петербург Хөкүмәте исеменнән "Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы хөрмәтенә" мактау билгесе алды.