Ел саен үткәрелә торган «Минем шәҗәрәм» республика конкурсын уздыру турында

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, Татарстан һәм гаилә тарихына карата кызыксыну уяту, тарихи аңны һәм ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү максатларында, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты ел саен "Минем шәҗәрәм" республикакүләм конкурсын үткәрә.

Әлеге бәйге 2024 елда да узачак. Мәгариф оешмаларында укучы 1-11 сыйныф укучыларын, һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы 18 яшькә кадәр булганнар, шулай ук өлкәнрәкләр алдагы конкурсларда катнашкан, ләкин җиңүче була алмаган барлык затларны “Минем шәҗәрәм” конкурсына чакырып калабыз. Документларны 2024 елның 30 апреленә кадәр тапшырырга мөмкин.

Конкурсны турында мәгълүмат белән “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә Архив эше буенча Дәүләт комитетының рәсми сайтында танышырга мөмкин: https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International