2019 елның 1 июленнән товарлар сатучы һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисаплар вакытында касса аппаратларын кулланырга һәм касса чеклары бирергә тиеш. Чексыз сатып алырга ризалашмагыз. Әгәр сатучы чек бирмәсә, димәк, ул законны боза (салымнардан яшеренә яки легаль булмаган товар белән сәүдә итә). Чек-сатып алуның дәлиле, димәк, ул товарны гарантияле хезмәт күрсәтү яки кире кайтару өчен кирәк. Чек белән күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләү фактын җиңел генә исбатлап була, мәгариф һәм медицина хезмәтләре өчен тиешле ташламалар алу – сарыф ителгән сумманың 13% Касса чегын алгач, сатып алучы «ФНС чекларын тикшерү» мобиль кушымтасы ярдәмендә аның белән исәп-хисап турында мәгълүмат салым хезмәтенә тапшырылганмы-юкмы икәнен тикшерә ала. Әлеге кушымта шулай ук чекларны электрон рәвештә алырга һәм сакларга, аларның законлылыгын һәм сатучының намуслылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә.