патент салым системасында салым түләү вакытын онытмагыз Татарстан Республикасы эшкуарлары үз бизнесларын алып барганда салым салуның патент системасын ешрак кулланалар. Бу махсус салым режимы иң кызыклысы булып бухгалтерлык хисабын алып бару һәм ПСН буенча салым декларациясен тапшыру бурычы булмау, түбән салым ставкасы, берничә салым түләүдән азат итү тора. Россия Федерациясе Салым кодексына ярашлы рәвештә, Салым салуның әлеге системасын куллану белән бәйле рәвештә түләнә торган салым суммасын иминият взносларына киметү мөмкинлеге каралган; ул кулланыла торган эшчәнлек төрләре исемлеге киңәйтелгән һәм ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә объектлар мәйданының чик кыйммәтләре арттырылган.