Салымнарны вакытында түләү-һәр салым түләүченең конституцион бурычы

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

2023 елның 1 декабрендә физик затларның 2022 ел өчен милек салымнарын түләү вакыты тәмамлана. Әгәр салым түләүче салымнарны вакытында түләмәсә, икенче көннән, ягъни 2022 елның 2 декабреннән ул бурычлы була. Шуңа күрә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына конституциячел бурычны үтәргә һәм милек салымнарын вакытында түләргә киңәш итә. Бурычлы кешенең салым түләү чыгымнарын арттыру һәм салымнар һәм җыемнар турындагы закон таләпләрен санга сукмауның тискәре нәтиҗәләре турында искә төшерик. 2023 елның 2 декабреннән башлап, бурыч пенялар хисабына көн саен артачак. Суд тәртибендә бурычны түләтү хисабына түләмәүчегә шулай ук бурычның җиде проценты күләмендә башкаручы җыемы суммасын түләргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International