2023 елның 20 ноябрендә Кайбыч муниципаль районында Балаларга хокукый ярдәм көне уздыру планлаштырыла. Балаларга хокукый ярдәм көне чараларын үткәрү кысаларында балаларга һәм аларның ата-аналарына (башка законлы вәкилләренә) балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, опеканың юридик аспектлары һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру планлаштырыла.