Район башлыгы Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлый!

2023 елның 22 августы, сишәмбе

     Хөрмәтле райондашлар!

     Сезне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм! Бу бәйрәм безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез арасында бәйләүче җеп булып тора. Безнең флаг Ватанның батырлыгын һәм бөеклеген гәүдәләндерә, буыннар дәвамлылыгын символлаштыра, патриотик рухны ныгыта, Гражданнарны Россиянең көчен һәм бәйсезлеген саклап калу омтылышында берләштерә.

      Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм яраткан Ватаныбыз файдасына башкарылган эшләрдә уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International