Мәгариф мәсьәләләре буенча телефон кайнар линиясе

2023 елның 20 августы, якшәмбе

Татарстанда 21 августта мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак. Теләге булган һәркем кабул итү мәсьәләләре буенча мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә мөрәҗәгать итә алачак.

Шалтыратулар 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр +7(843)236-00-71 телефоны буенча кабул ителә, хәбәрләрне WhatsApp мессенджерына +7(939)345-37-50 номеры буенча җибәрергә мөмкин.
Сорауларга ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «мәрхәмәт-шәфкать» ТР Дәүләт Советы хатын — кызлар-депутатлар берләшмәсе, ТР Прокуратурасы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Республика яшьләр эшләре министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International