Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия турында» 2022 елның 20 маендагы ПУ-356 номерлы Указы нигезендә төзелгән Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссиянең (алга таба - Комиссия) тәкъдимен гамәлгә ашыру максатларында, «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының эшләве буенча ведомствоара комиссия карары белән 2023 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы халкын татар телендәге элмә такталарда, мәгълүмати табличкаларда, топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларындагы хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан ителә.