Район башлыгы юбилярларны бүләкләде.

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

2023 елның 6 июлендә "Райхан" кафесында район башлыгының 50,55,60 ел бергә яшәгән юбилярларны кабул итү тантанасы узды.

Район башлыгы Сафиуллиннар Рәхимулла Газизулла улы һәм Назия Самат кызы гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык " медале тапшырды. Алар бергә яшәүнең алтын юбилярлары.

Чарада район Башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре белән 23 гаилә бүләкләнде. Быел барлыгы 41 пар юбилейларын билгеләп үтә. Шуларның 27 пары-алтын юбилярлар, 11 пар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтә, 3 пар - бриллиант юбилярлар. Чарада катнаша алмаган 20 гаиләгә район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International