Элмә такталардагы хаталарны ачыклау бәйгесе игълан ителде

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Агымдагы елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр татар телендә язылган элмә такталар, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның аншлагларындагы исемнәрдә һәм язулардагы хаталарны ачыклау буенча конкурс уза.
 
 Җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнә, бүләкләү тантанасы 2023 елның IV кварталында узачак.
ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская кул куй-ган хаттан күренгәнчә, бу бәйге ТР Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Татарстан территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең телләрен саклау турындагы карарын тормышка ашыру максатында үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен элмә такта тулысы белән күрсәтелгән фотомате-риаллар белән (аның нинди оешмага караганы күренергә тиеш) хәбәр җибәрергә кирәк. Ул хәбәрдә төгәл адресны күрсәтү мәҗбүри. Фотоларны ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша юлларга кирәк. Моның өчен телефонга мобиль кушымта урнаштырасың, аннары автори-зация үтәсең һәм «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сай-лыйсың. Мөрәҗәгатьне конкурсны оештыручыга – Татарстан Республика-сында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә язма рәвештә Konkurs.TatOmbudsman@tatar.ru электрон адресына яки ТР, 420015, Ка-зан, Карл Маркс урамы, 61нче йорт, 3 нче кат адресы буенча, яисә кон-курс модераторына – ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына түбәндәге электрон адреска: iyali.anrt@mail.ru яки түбәндәге адрес буенча: 420111, Казан, Карл Маркс ур., 12 җибәрергә мөмкин. Җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнә, бүләкләү тантанасы 2023 елның IV кварталында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International