Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитеты исеменнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез уңаеннан кайнар котлыйм. Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге бик мөһим һәм масштаблы. Бүген гражданнарның лаеклы тормышын тәэмин итү һәм территорияләрне үстерү буенча күп эш башкарыла. Үзләренең көндәлек проблемалары белән кешеләр нәкъ җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә. Тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә эш алып барып, сез көнсаен күпсанлы мәсьәләләрне уңышлы хәл итәсез. Җирлекләрне төзекләндерү, социаль инфраструктураны яңарту, тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрен хәл итү – безнең уртак тырышлыкның нәтиҗәсе. Муниципаль хакимиятнең төп максаты – һәр кешенең тормышын яхшырак һәм уңайлырак итү. Җирле үзидарә үсеше, республикабызның киләчәге профессиональ, шәхси, әхлакый сыйфатларга, дөрес карарларга бәйле. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга тотрыклы үсеш, бар эшләрдә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!