Татарстан «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең региональ этабына әзерләнә.

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

14-15 апрельдә республикабызның барлык шәһәрләрендә эшкә урнашу ярминкәләре узачак. Ярминкәдә студентлар һәм мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, эшсезләр һәм эш эзләүче гражданнар, шулай ук карьерасын үзгәртергә хыялланучылар катнаша ала.
Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе сәнәгатьнең төрле тармакларыннан: кече һәм урта бизнестан алып эре корпорацияләргә кадәр эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне берләштерәчәк.
Кайбыч районында Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы 14 һәм 15 апрельдә Кайбыч районының эш белэн тэамин иту узэгендэ, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 нче йорт адресы буенча сәгатьт 8.00 дән 10  кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International