Коммерцияле булмаган оешмалар өчен яңалык

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Коммерцияле булмаган оешмаларны төзегәндә, үзгәртеп корганда, бетергәндә дәүләт теркәве, коммерцияле булмаган оешманың оештыру документларына үзгәрешләр кертү, юридик затларның бердәм дәүләт реестрына Татарстан Республикасы территориясендә коммерцияле булмаган оешмалар турында мәгълүмат (мәгълүматка үзгәрешләр кертү) кертү турында карар кабул итү дәүләт хезмәте Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан күрсәтелә.

Дәүләт хезмәтен алу өчен гамәлдәге законнарда каралган документлар гариза бирүче (аның вәкиле) тарафыннан Идарәгә 420061 Казан шәһәре, Космонавтлар урамы, 59 йорт адресы буенча тапшырыла, шулай ук гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән Интернет челтәрен, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын кулланып, почта аша яки электрон документлар рәвешендә җибәрелергә мөмкин (www.gosuslugi.gov.ru).

Коммерцияле булмаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу тәртибе турында мәгълүмат Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган: https://to16.minjust.gov.ru/ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International