Чүти урта мәктәбендә элекке директор Янузы Михайлович Чумаринның якты истәлегенә район мәктәпләре командалары арасында өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.
Турнирда катнашучы командаларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, һәр командага уңышлы уен теләде. Ярышта Янузы Михайловичның улы Сергей да катнашты.
Турнирның төп спонсоры – Янузы Михайловичның укучысы, хезмәттәше, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Петрович Тараканов. Турнир дүртенче ел рәттән үткәрелә. Анда, Олы Урсак, Хуҗа Хәсән, Мөрәле мәктәпләреннән кала, 13 мәктәптән 16 команда катнашты. Бәрлебашы, Чүти, Кошман мәктәпләреннән икешәр команда килгән иде.
Нәтиҗәдә, Бәрлебашы мәктәбенең составында Әнисә Гыйбадуллина, Илһам Әскәров, Рәйхан Галиев булган беренче команда җиңүгә иреште.
Кошман мәктәбенең составында Иляс Әхмәдуллин, Алия Насретдинова, Марсель Аллаяров булган беренче командасы — икенче, Адел Садриев, Алинә Гыйниятуллина, Нияз Әхмәдуллин уйнаган икенче командасы өченче урынны яулады.
Җиңүчеләргә, призерларга акчалата бүләкләрне, медальләр һәм Мактау кәгазьләрен Петр Тараканов белән Юрий Михайлов тапшырды.