Хөрмәтле коткаручылар, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Коткаручы көне белән котлыйм! Кеше гомерен коткару - җаваплы, катлаулы һәм бик мактаулы эш. Үз тормышыгызны куркыныч астына куеп, көн саен башкарган эшнең мөһимлеген һәм әһәмиятен бәяләп бетергесез.
Сезне чын күңелдән Коткаручы көне һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, иминлек, рух ныклыгы, кешеләргә хезмәт итүдә уңышлар телим. Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, тормыш оптимизмы һәм бәйрәм кәефе телим!