Районыбызда “Яшь армиячеләр” хәрби-патриотик хәрәкәте алты ел инде үз эшчәнлеген актив рәвештә алып бара.
“Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең VI слеты Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң үз эшен башлап җибәрде. Слетта мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин, районда “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенә нигез салучы, аның беренче штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов, Германиядә совет гаскәрләре төркеме ветераны Хәбир Нәбиуллин, мәктәпләрнең яшь армиячеләр отрядлары, аларның координаторлары катнашты.
Яшь армиячеләр алдында Рамил Зиннәтуллин чыгыш ясады, эшләрендә уңышлар теләде.
Слетта “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең эшчәнлеге турында штаб начальнигы Роза Насыйбуллина сөйләде. Олы Кайбыч урта мәктәбенең ун укучысы “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенә кабул ителде. Аларга таныклыкларны Илһам Хөснетдинов һәм Хәбир Нәбиуллин тапшырды.
Роза Дамировна Рамил Зиннәтуллинга, мәктәпләрдәге яшь армиячеләр отрядлары активистларына, “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең төбәк бүлеге штабы начальнигы генерал-майор Александр Бородин имзалаган рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.