Сугыш каһарманы Әбрар Җәләлиев каберенә чардуган һәм таш куелды

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Калуга өлкәсендә һәлак булган якташыбыз Әбрар Җәләлиевның җәсәден узган елның көзендә туган авылы Борындык зиратына алып кайтып, зурлап җирләгәннәр иде. Бүген геройның каберенә таш һәм чардуган куелу уңаеннан аны искә алу чарасы узды. Борындык авылы мәчетендә узган очрашуда район башылгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, районыбыз имам мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, авыл картлары катнашты.
Дамир хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлаганнан соң, бергәләп җомга намазы укыдылар, батыр якташыбыз рухына дога кылдылар. Авыл зиратына барып, геройның каберен зиярәт кылдылар, Коръән сурәләре укыдылар.
Соңыннан авыл мәчетендә Әбрар Җәләлиев хөрмәтенә Коръән ашы үткәрелде. Анда авыл имамы Тәфкил хәзрәт Сафиуллин, аның ярдәмчесе Айдар Гыйбадуллин Коръән сүрәләре укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International