Кайбыч районы мәчетләре халыктан җыелган гошер сәдәкаларын ияләренә озата башлады

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Кайбыч районы мәчетләре халыктан җыелган гошер сәдәкаларын ияләренә озата башлады. 24 нче сентябрь көнне Чүти авылында җыелган гошерләрне Чүти авылы имамы Рәшит хәзрәт транспорт оештырып шәхсән үзе Буа мәдрәсәсенә озатып кайтты. Барлыгы мәдрәсәгә 80 капчык бәрәңге, 20 капчык кәбестә һәм башка яшелчәләр тапшырылды. Шулай ук Салтыйган һәм Кече Кайбыч авылында җыелган 50 капчыкка якын яшелчәләрне Федоровский авылында урнашкан картлар йортына тапшырылды. Калган мәчетләрдә җыелган гошерләрне 26 сентябрь көнне Казан шәһәре мәдрәсәләренә озату көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International