Кайбычта “Милләтләр кроссы – 2022” ярышы үтте
Олы Кайбыч мәктәбе янындагы стадионда узган «Милләтләр кроссы – 2022» Бөтенроссия йөгерү ярышлары районыбыз халкы тормышында физкультура һәм спортның мөһим урын алып торуын тагын бер кат исбатлады. Кайбычлылар быел да кросска теләп кушылды. Күпмилләтле илебезнең барлык төбәкләрендә дә уздырылучы бәйгенең максаты – халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту.