Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Салида Закирова хәбәр иткәнчә, гриппка каршы вакцинация 15 августта башланган. Медицина учреждениесенә «Совигрипп»вакцинасының 3170 дозасы алынган. Бүгенге көндә грипптан барлыгы 2052 кеше прививка ясаткан, барлыгы 7869 кеше прививка ясарга ниятли, шул исәптән 1569 бала.