Билгеле булганча, грипп - иң массакүләм авыруларның берсе. Ул килмәс дип ышанырга кирәкми, үзен аннан сакларга кирәк. Кайбыч үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Сәлидә Закирова хәбәр иткәнчә, хастаханәгә 3170 доза вакцина килгән.