Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч, Чукәй һәм Иске Тәрбит урта мәктәпләрендә Белем көненә багышланган чараларда катнашты.
Тантаналы чарада шулай ук Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.