Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципалитетларына дистәләгән яңа машина ачкычларын тапшырды

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләрнең еллык республика смотр-конкурсында җиңгән Татарстан муниципалитетларына дистәләгән яңа машина ачкычларын тапшырды. Автомобильләр тапшыру Республика көненә багышланган иде.
Тантанада Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Олы Подбереза һәм Багай җирлекләре башлыклары Оксана Емельянова һәм Рушания Кузнецова катнашты.
Быел бу авыл җирлекләре республика муниципаль берәмлекләре конкурсында җиңү яулады. Рөстәм Миңнеханов аларга «Лада Гранта»маркалы автомобильләр ачкычларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International