Олы Кайбычтан Русовлар гаиләсе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән очрашуда катнашты

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанның иң күркәм гаиләләре Казан Кремленә җыелды. Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм тормыш иптәше Гөлсинә ханым каршы алды.Республика көне алдыннан уздырылган әлеге бәйрәмдә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 48 гаилә катнашты. Алар арасында Олы Кайбычта яшәүче Марина һәм Алексей Русовлар да бар иде.
Кайбыч районында әлеге матур гаиләне белмәгән кеше сирәктер. Алексей Валерьянович - Татарстан Республикасының атказанган табибы, 25 ел дәвамында халык сәламәтлеге сагында тора. Марина Михайловна мәгариф бүлегендә методист булып эшли. Гаилә учагын тергезеп, бергә гомер итә башлауларына 14 ел. Тормышларын тагын да ямьләп, өч уллары – Никита, Артем һәм Максим үсеп килә. Марина һәм Алексей Русовлар, эш сөючән, тырыш, җыр-моңга гашыйк, күркәм гаилә буларак, һәркемгә үрнәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International