Быелгы урак чорында иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга бүлзкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов тапшырды. Рәхмәт хатына, күчмә флагка һәм премиягә “Август-Кайбыч”җәмгыятеннән Альберт Лазерев, Александр Рыбаков, “Зиннуров” крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Рөстәм Гыйззәтуллин, “Туган як-Агро”дан Илсур Вәлиев, “Родина” агрофирмасыннан Иван Данилов лаек булды.
Бүләкләүне Колаңгыдан, халык телендә "райком кыры" дип аталучы басудан башладылар. Монда 12 комбайнчы бодай суктыра иде. Озак еллар дәвамында алдынгылыкны бирмәүче Альберт Лазерев та алар арасында.“Класс Тукано” комбайнында 11247 центнер ашлык суктырган ул. Барлык комбайнчылар арасында район буенча лидер да Альберт Лазерев.
Чираттагы тукталыш Бортас авылы янындагы кырда булды. Монда Александр Рыбаковны бүләкләделәр. Ул - “Ростсельмаш”комбайнчылары арасында беренче. Егерме яшь кенә әле үзенә.