ТРның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кайбыч районына килде. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Балык хуҗалыгында, Колаңгыда төзелүче бетон заводы, “Кайбыч агропаркы” сәнәгать паркында, аның “СЛ-Молоко” җәмгыятендә, “Август-Кайбыч” җәмгыятендә булды.Әлеге очрашуда министрлык вәкилләре, райондагы белгечләр дә катнашты.