Кулланучылар хокукларын яклау буенча актуаль мәсьәләләр

2022 елның 9 августы, сишәмбе

1 нче сорау.  Агымдагы елның гыйнварында без 12 ай гарантия срогы белән кер юу машинасы сатып алдык, ә октябрьдә ул эшләми башлады. Миңа шактый еш кер юарга туры килә. Мондый ситуациядә нишләргә? Товарны алыштыруларын сораргамы яки кер юу машинасы сатып алуга тотылган сумманы кире кайтаруларын сораргамы?

Җавап.  Кер юу машинасы техник яктан катлаулы товарларга керә, гамәлдәге закон нигезендә, гарантия срогы чорында сатып алганнан соң 15 көн узгач, ул бары тик ремонтланырга гына тиеш. Товарның яклар килешүендә язма рәвештә билгеләнә торган җитешсезлекләрен бетерү срогы кырык биш көннән дә артмаска тиеш. Шул ук вакытта ремонт вакытында кулланучы таләбе буенча сатучы 3 көн эчендә ремонт вакыты өчен төп куллану үзенчәлекләренә ия булган товар белән тәэмин итү бурычы да каралган. Кулланучы бу хокуктан файдалана ала да инде. Товарны китерү предприятие хисабына башкарыла (товарның авырлыгы 5 килограммнан артык булса). Мөрәҗәгать итү датасын теркәү өчен таләпләр белән язмача мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

2 нче сорау.  Мин 1 ел гарантия срогы белән суыткыч сатып алдым. Гарантия срогы ахырында суыткыч ватылды. Сервис үзәгендә суыткычны 2 ай тоттылар, ә аннары гарантия вакыты чыкты дип ремонт өчен түләүне таләп иттеләр. Сервис үзәге хезмәткәрләре хаклымы?
 
Җавап.  Кулланучы сервис үзәгенә гарантия срогы чорында мөрәҗәгать иткәнлектән, ремонт өчен түләү таләп итүләре дөрес түгел.  Шул ук вакытта кулланучыга гарантия срогының ремонт вакытында товарның кулланылмаган вакытына озайтылуын күздә тотарга кирәк. Күрсәтелгән вакыт товарның җитешсезлекләрен бетерү турында таләп белән мөрәҗәгать иткән көннән алып, ремонт тәмамланганнан соң аны кулланучыга биргән көнгә кадәр («Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 20 маддәсендәге 3 пункт) исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International