Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгатьләр, нигездә, торак һәм җир мәсьәләләренә, матди ярдәмгә кагыла иде. Кабул итүгә 5 кеше язылды. Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлгән һәм каралган, кайберләренә әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелгән, башкалары контрольгә алынган һәм тиешле хезмәтләргә карар кабул итү өчен тапшырылган. Район башлыгы гражданнарны сишәмбе саен 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International