Сулыкларда балалар үлемен булдырмау, аларның сәламәтлеген саклау максатында, районда профилактика органнары вәкилләре катнашында рейдлар үткәрелә. Алар райондагы елга-күлләр һәм плотиналар буена бара, балалар һәм аларның әти-әниләр белән әңгәмәләр, аңлату эшләре үткәрә. Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Фәния Кәлимуллина, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Зөлфия Гарәфетдинова һәм “Өмет” үзәге белгече Алинә Хәйретдинова белән бергәләп, Кече Мәме һәм Олы Урсак авыл җирлекләренә рейдка чыктыклар.