Кайбычта Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең территориаль бүлекчәләре арасында көчләрне һәм чараларны җәелдерү буенча республика ярышлары узды

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Чара Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе тарафыннан оештырылды. Ярышларда Әгерҗе, Аксубай, Арча, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Саба, Теләче, Чирмешән һәм Түбән Кама районнары командалары катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Константин Чанышев, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең 8 янгын сүндерү һәм коткару отряды башлыгы Зөфәр Хәлиуллин катнашты.

Беренче урынны судьялар коллегиясе Кайбыч районы командасына, икенче һәм өченче урынны Аксубай һәм Арча районнары командаларына бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International