Традицион бәйге быел да “Иң яхшы мәктәп”, “Иң яхшы балалар бакчасы”, “Иң яхшы гаилә”, “Иң яхшы оешма-предприятие”, Иң яхшы студент” һәм “Иң яхшы ВУЗ” номинацияләрендә үткәрелде.
Район административ комиссиясе секретаре Гөлнара Нурмөхәммәтова әйтүенчә, кайбычлылар шул номинацияләрнең дүртесендә, тугыз эш белән катнашты.
Акциянең район этабында җиңүчеләренә дипломнар һәм бүләкләрне башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының өлкән белгече Әмир Җаббаров тапшырды.
“Иң яхшы мәктәп” номинациясендә Мөрәле төп мәктәбе җиңү яулады. “Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә җиңү Олы Тәрбитнең “Карлыгач” балалар бакчасына бирелде. “Иң яхшы гаилә” номинациясендә Борындык авылыннан Аблаизовлар гаиләсе җиңде. “Иң яхшы оешма-предприятие” номинациясендә “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге бүләкләнде.