Халык сәламәтлеге сагында торучы күпсанлы шәфкать ияләренең тантанасы кафеда бүләкләүләр, җыр- биюләр, артистлар чыгышы белән бергә үрелеп барды. Аларны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде.
-Мин сезнең барыгызны да хөрмәт итәм һәм алдыгызда баш ияргә әзермен. Хезмәтегез үтә дә җаваплы, чөнки авырып, сезнең кулга килеп эләгүчеләрнең гомерләре күп дәрәҗәдә тәҗрибәгезгә, белемегезгә бәйле. Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да врачларга мөрәҗәгать итеп карамаган кеше юктыр ул. Алар болай гына килми, димәк, сәламәтлекләрендә нинди дә булса тайпылышлар бар, шуңа да өметле күзләре белән сезгә карыйлар. Гиппократ антына тугры калып, бар күңелегез белән аларда яшәүгә өмет уятасыз. Сез медицина ветераннарының хезмәтен уңышлы дәвам итәсез,- диде Альберт Илгизәрович.
Районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина хезмәттәшләренә тирән рәхмәтен белдерде. Ул коллективта үз эшләренең осталары күп булуына басым ясады.
Хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр, барысына да ак чәчәкләр бүләк иттеләр.