Кайбычта социаль яклау хезмәткәрләре катнашында тантаналы чара узды

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Күптән түгел булган һөнәри бәйрәмнәр уңаеннан алар очрашуга җыелдылар.Әлеге чарада социаль өлкә ветераннары, авылның социаль хезмәткәрләре катнашты.Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларның эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде.Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Багавиева да аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларның эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International