Татар, керәшен, рус һәм чуаш хуҗалыкларында җыр-биюләр, икмәк һәм тоз белән сыйланган, сый-нигъмәтләр белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мөхтәрәм кунаклар: җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинова, шулай ук Чуашиянең Комсомол районыннан килгән кунаклар каршы алды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кунакларны Сабан туе, Россия көне һәм Бөек Троица белән котлады, бәйрәмне ачты.