- Хөрмәтле районның социаль хезмәткәрләре һәм ветераннары! Район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Бу көн - сезнең намуслы хезмәтегезгә хөрмәт күрсәтү. Гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре һәрвакыт районда өстенлекле булды. Көн саен социаль хезмәткәрләр авыр тормыш хәлендә булучыларга ярдәм күрсәтә. Бу бәйрәм көнендә сезгә фидакарь хезмәтегез, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр язмышына игътибарыгыз өчен ихлас һәм тирән рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән сезгә җиңел булмаган, әмма кешеләргә шундый кирәкле эшегездә уңышлар, сәламәтлек, иминлек, бәхет, якыннарыгызга бәхет телим!