Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә чыгыш ясады

2022 елның 4 июне, шимбә

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Видеоконференция режимында үткәрелгән әлеге киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 2022 елда Кайбыч районының тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгы, урта һәм кече эшмәкәрлек, төзелеш тармагы, икътисад, мәдәният һәм спорт, туган телләрне өйрәнү, туристик үсеш өлкәләрендә башкарылган эшләр, грант ярдәменнән файдалану,шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм, электрон сәүдә турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International