Кайбыч Сабантуена ат чабышларына көтәбез!

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Сабантуйның төп бизәге – ат чабышлары. Анда халкыбызның атларга булган мөнәсәбәте ачык чагыла. Быел да оештыручылар ат ярышын үткәрүгә аерым игътибар бирә. Сез атта чабарга яратасызмы? Алай булса, 11 июньдә узачак Кайбыч Сабантуена чакырабыз. Башка районда, әллә Татарстаннан читтә яшисезме? Анысы мөһим түгел. Бу яктан бернинди дә чикләүләр булмаячак. Күңелебез киң: кайсы яктан килүче җиңә, бүләк тә шул төбәккә китәчәк. Быелгы Сабантуйда нәселле атлар өчен дә, авыллардагы гади атлар өчен дә призлар бертөрле булачак. Беренче килгән җайдакка – 50 мең сум, икенче урынга- 30 мең сум, өченче урынга 20 мең сум карала. Кайбычта матур гадәт бар: чабышта катнашучыларның берсе дә бүләксез китми.
Ат чабышлары көндезге сәгать 10.00 сәгатьтә башланып китә. Җайдаклар заявкаларын алдан ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиевка тапшыра. Телефоны: 89274432652.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International