Кайбыч муниципаль районы башлыгының котлавы

2022 елның 28 мае, шимбә

Чик сакчылары көне-чик саклаучыларның һөнәри бәйрәме, ул ел саен 28 майда билгеләп үтелә.

Бүген чын ир-егетләр бәйрәме. Һәр елны, җәй айлары башланыр алдыннан, язның соңгы көннәрендә, Чик буе гаскәрләре бәйрәме билгеләнеп үтелә. Чик сакчылары, илебез чикләрен саклап, бик авыр хезмәт башкаралар. Аларның һөнәре һәрвакыт мактаулы. Без ышанабыз: Ватаныбыз чикләре ышанычлы кулларда һәм аннан дошман үтеп керә алмас. Чик сакчылары көне котлы булсын. Тыныч күк йөзе, бәхет-шатлык, исәнлек-саулык сезгә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International