Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итәләр. Тантана ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза. Анда Кайбычтан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башка җитәкчеләр, дин әһелләре, авылларда яшәүчеләр барды. Моның өчен махсус автобуслар бирелде.